2023 елның 4 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре өчен ведомствоның контрольдә тотылган затлар белән «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болыт чишелеше» дәүләт мәгълүмат системасы аша хезмәттәшлеге буенча киңәшмә узды.
Чараны видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов үткәрде.
Анда шулай ук Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзелешенә һәм реконструкциясенә күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе урынбасары А.И. Шәймәрданов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов катнашты һәм чыгыш ясады.
Искәртеп үтәбез, 2022 елның октябрендә бу юнәлешне гамәлгә ашыру өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС белән эшләү буенча эшче төркем төзелде. Аны ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Л.З. Фатыйхов җитәкли.
Контрольдә тотылган затның Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС эшләве өчен тулы аңлатма һәм Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болытлы чишелеш» ДМС һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша документлар җибәрү процедурасы белән ТР ДТК инспекциясе сайтында әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://gsn.tatarstan.ru/instruktsii.htm