«Коррупциягә каршы бергәләп!» темасына Халыкара коррупциягә каршы социаль реклама буенча яшьләр конкурсы

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Коррупциягә каршы тору буенча дәүләтара совет «Коррупциягә каршы бергәләп!» темасына Халыкара коррупциягә каршы социаль реклама конкурсын игълан итә.

Конкурсның максатлары – яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга, коррупциягә каршы социаль рекламаны эшләүгә һәм куллануга җәлеп итү, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эшчәнлек алып баручы органнар белән җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек итү практикасын формалаштыру.

Конкурсның бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- халыкны коррупциягә каршы агарту;

- җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсезлек формалаштыру;

- җәмәгатьчелекнең игътибарын коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук прокуратура органнарының һәм бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы башка дәүләт органнарының мондый эшчәнлек нәтиҗәләрендә роле;

- прокуратура органнарына һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эшчәнлек алып баручы башка дәүләт органнарына ышанычны ныгыту;

- алар алып барган эшкә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Чараның төп оештыручысы – Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы. Оештыручылар булып Әрмәнстан Республикасы Генераль прокуратурасы, Беларусь Республикасы Генераль прокуратурасы, Кыргызстан Республикасы Генераль прокуратурасы, Казахстан Республикасының Дәүләт хезмәте эшләре һәм коррупциягә каршы тору агентлыгы, Таҗикстан Республикасы Дәүләт финанс контроле һәм коррупциягә каршы көрәш агентлыгы тора.

Конкурста «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» номинацияләрендә Дәүләтара советны оештыру турында килешүдә катнашучы дәүләтләр, шулай ук 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге башка дәүләтләр гражданнары (авторлары – физик затлар яки иҗат коллективлары) катнаша ала.

Конкурс эшләре (плакатлар һәм видеороликлар) конкурс сайтында www.anticorruption.life рус телендә кабул ителә. Конкурс эшләрен рус теленә мәҗбүри тәрҗемә итеп, милли телдә тәкъдим итү рөхсәт ителә (плакатларда аңлатмалы текст, видеороликларда монтажланган субтитрлар булырга тиеш).

Конкурс эшләрен кабул итү 2023 елның 1 маенда башланды, ул 2023 елның 1 октябрендә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International