ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Лаеш районы Усад авылында урнашкан «Южный парк» торак комплексының 2 нче эшләтеп җибәрү комплексы төзелешенең 3 нче чиратын тикшерүгә чыктылар. 19 катлы 3.4 һәм 3.5 нче йортлар тикшерелә.
Торак йортлар төзелеше 2020 елның декабрендә башланган. Һәр бинада җылыту һәм вентиляцияле фасад белән 171 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8520,10 кв. метр.
Объектларны төзүче – «Южный Парк» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Сувар» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Суварстроит» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «СувАРХ» ҖЧҖ.
Заводта тикшерү уңай тәмамланган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.