Казанның Годовиков урамындагы яңа капиталь төзелеш объектларына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

2023 елның 22 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Авиатөзелеш районы, Годовиков урамында урнашкан яңа объектлар: 1 нче торак йорт һәм күп дәрәҗәле паркингка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

26881,90 кв. метр мәйданлы торак йорт төзелеше 2020 елның гыйнварында башланган. Бина 10 катлы, 279 фатиры бар, аларның гомуми мәйданы – 16864,70 кв. метр.

Паркингны төзү 2022 елның июнендә башланган. Аның бинасы – 4 катлы, гомуми мәйданы 12438,70 кв. метр тәшкил итә.

Капиталь төзелешнең ике объектын да төзүче – «Рокса» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.

Фоторепортаж: https://gsn.tatarstan.ru/photo.htm/photoreport/8829619.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International