ТР ДТК инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды.

Аттестация комиссиясе составында Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов, Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, Инспекция җитәкчесенең урынбасары Л.З. Фатыйхов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре) катнашты.

Шулай ук Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш җитештерү технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова чакырылган иде.

Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза. Бу көнне аны сигез кеше үтте. Алар – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль органнан, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнчыгыш территориаль органнардан, финанс-икътисад бүлегеннән, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешен контрольдә тоту бүлегеннән дәүләт хезмәткәрләре.

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International