Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Совет районы, Стадион урамы, 1 йорт адресы буенча яңа күпфатирлы секцияле торак йортына йомгаклау тикшерүе бара.
Йорт төзелеше 2020 елның сентябрендә башланган. Аны тәмамлау барышында чиста бизәкләү, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарыла, балалар мәйданчыгы белән йорт яны территориясе төзекләндерелә.
Торак йортта 2 подъезд, 382 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 15607,70 кв. метр. Йортта катлар саны үзгәрә: 1 секция – 15 һәм 20 катлы, 2 секция 8 һәм 20 катлы булып тора. Паркингның 3 каты бар, тагын 2 катлы янкорма корпусы бар, ул коммерция биналарын һәм спа-комплексны (мунча) үз эченә ала.
Капиталь төзелеш объектын төзүче – «Смородина» ТК» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «СтройТехнадзор» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ПСК «Дома Казани» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Генподряд» ҖЧҖ.
ТР ДТК инспекциясенең йомгаклау тикшерүе 2023 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. Уңай нәтиҗә булганда, ведомство проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешәчәк. Аннары йортны файдалануга тапшырачаклар.