Хокук бозуларны профилактикалау – һәр дәүләт һәм муниципаль органның бурычы

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында коррупция икътисад үсеше өчен мөһим киртә булып кала һәм халыкның тормыш дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясый.

Коррупция җинаятьләрен кылу очраклары әле дә теркәлә, аерым вазыйфаи затлар закон таләпләрен бозуга аңлы рәвештә баралар.

Тикшерү органнары тарафыннан коррупция җинаятьләрен кылуда шикләнелгән кешеләргә карата 2022 елда сигез йөз илледән артык җинаять эше кузгатылган. Шундый алты йөз кырыктан артык җинаять тикшерелгән һәм судка җибәрелгән. Суд алдына ике йөз илле өч гаепләнүче чыккан. Аларның дүрттән өч өлеше – ришвәт алу һәм бирү, алдау эшләре буенча.

♦ Әлеге видеороликта 2022 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылган коррупция турында халыкның фикерен социологик тикшерү нәтиҗәләре турында  сөйләнелә: https://disk.yandex.ru/d/d21fF_WH27FacQ

https://anticorruption.tatarstan.ru/index.htm/news/2197058.htm

Татарстан Республикасында коррупциягә

каршы көрәш эшчәнлеген координацияләү

комиссиясе матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International