ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Югары Ослан муниципаль районында Университет урамы, 1 йорт буенча урнашкан Иннополис университеты № 5, № 6-1, № 6-2 торак комплексы төзелешенә йомгаклап тикшерүе үткәрелә.
Корпуслар төзелеше 2022 елның июлендә башланган. Җылытылган һәм вентиляцияле фасадлы йортларда катлар саны – 5-14. Аларда 511 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 26159 кв.метр.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, Иннополис университетының торак комплексында корпуслар «Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү өчен инфраструктураны үстерү» федераль проекты һәм «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.