«КамПИ» микрорайонында 170 фатирлы торак йортта актыккы тикшерү

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Чаллыда ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләренең чираттагы капиталь төзелеш объектына күчмә йомгаклау тикшерүе узды.

ТР, Чаллы шәһәре, Тынычлык пр-кты, XVIа торак районы. Блок Ж-19 күпкатлы торак йорт» адресы буенча  «КамПИ» микрорайонында күпкатлы торак төзелеше» төзелеш объекты тикшерелде.

Объектларны төзүче – «Инвестор» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроектсервис» ҖЧҖ.

Җир асты өлеше булган яңа йортта – 19 катлы, 9512,60 кв. м мәйданлы 170 фатир бар. Барлык бинаның гомуми мәйданы – 13176,50 кв. м. Объектның конструктив схемасы – җыелма һәм монолит тимер бетон каркаслы. Фундаменты – катнаш субай-плитәле. Колонналар, бүлгеләр, лифт шахталары – җыелма тимер-бетон. Ригельләр – җыелма һәм монолит тимер-бетон. Түбәсе, түшәме – яссы, эчке ягында су агызу җайланмасы булган төргәкле.

Капиталь төзелеш объекты төзелеше 2021 елның декабрендә башланган. Хәзер ул югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе тарафыннан искәрмәләр юк. Аңа проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 27 маенда Чаллы шәһәренең «КамПИ» микрорайонында урнашкан 208 фатирлы, 19 катлы Блок Б-19 торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International