ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе реконструкцияләнгән «РИАТ» АБК тикшерде

2023 елның 16 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәре, Пролетар тыкрыгы, Промкомзона, 10Б йорт адресы буенча урнашкан «Риат» административ-көнкүреш корпусы» капиталь төзелеш объектына йомгаклау тикшерүе үткәрелде.

Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре объектны реконструкцияләү барышында хокук бозулар булу-булмавын тикшерделәр. Тикшерү уңай тәмамланды. Проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә әзерлек бара.

 «РИАТ» АБК 2019 елның октябрендә  реконструкцияәнә башлаган. Бина – алты катлы. Аның гомуми мәйданы – 5677,50 кв. метр.

Объектның төзүчесе, техник заказчысы һәм генераль подрядчысы –  «РИАТ» ААҖ. Генераль проектчы – «Реал» ҖЧҖ.

«РИАТ» ААҖ махсус техника җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә, «КАМАЗ» ГАҖнең рәсми дилеры һәм партнеры булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International