Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан республиканың Актаныш районы Актаныш авылында урнашкан, елына 20 мең тоннага кадәр калдыклар кабул итү куәте булган чүп-чар төяү станциясе объектын тикшерү тәмамланды.
Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2022 елның октябрендә башланган булган. Аны төзүче – «Чистая Республика» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Экостанция» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «Альянс» ИК ҖЧҖ башкарган.
Чүп станциясенең эш принцибы – чүпне кертү һәм үлчәү, чүп ташучы машинадан каты коммуналь калдыклар контейнерына күчереп бушату, металлны автомат рәвештә сайлап алып, зур габаритлы калдыкларны ваклау һәм калдыкларны мультилифтка йөкләү. Чүп эшкәртү заводына әнә шундый рәвештә җибәреләчәк.
Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары чүп-чар йөкләү станциясе төзелешендә кимчелекләр булмавын расладылар. Хәзерге вакытта коммуналь билгеләнештәге объект проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алырга әзерләнә. Аннары аны файдалануга тапшырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 3 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Әгерҗе районындагы «Елына 20 мең тоннага кадәр калдыклар кабул итү куәте булган чүп-чар йөкләү станциясе» объектына ярашлылык бәяләмәсен биргән иде.