2023 елның 31 маена кадәр 2024 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итәчәк.
Чара «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза. Аның инициаторлары – Россия Төзелеш министрлыгы һәм «Илкүләм өстенлекләр» АКО.
Татарстан Республикасы өчен, алдагы еллардагы кебек үк, Россия Төзелеш министрлыгы 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирүне «Халыкны сораштыру» сервисы аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, https://gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уздыруны килештерде.