Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасы филиалында йомгаклау тикшерүе

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре, Совет районы, Дәрвишләр бистәсе адресы буенча «6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе филиалы бинасының төзелешен тикшерә.

Капиталь төзелеш объектының төзелеше 2022 елның апрелендә башлана. Сәламәтлек саклау учреждениесе бинасында җир өсте 4 кат һәм подвал бар. Аның мәйданы – 6371 кв. метр.

Төзүче – «Казан шәһәре 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы» ДАССУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – ТР «Татлизинг» ДУП.

Поликлиника «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Медицина учреждениесендә уңайлы көтү зоналары, заманча медицина җиһазлары һәм көндезге стационар каралган. Монда травматология пункты да ачылачак. Инфекция блогы, лаборатория, сөт ризыклары бирү пункты бар. Дәрвишләр бистәсендә һәм күрше торак массивларда яшәүче балаларга ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International