Бу көннәрдә Зеленодольскта яңа премиум-класс заводы төзелешенең беренче этабы тикшерелә, аның территориясендә тротуар плиткасы җитештерелә башлаячак. Аның гомуми мәйданы 4911,40 кв. метр тәшкил итә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнбатыш территориаль органы инспекторлары объектны төзегәндә хокук бозулар булу-булмавына йомгаклау тикшерүен үткәрәләр.
Завод төзелеше 2021 елның июнендә башлана. Хәзерге вакытта барлык эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланган. Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.
Төзүче – «Выбор-Поволжье» ҖЧҖ. Техник заказчы һәм проектлаучы – «Выбор» төзелеш-инжиниринг компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Выбор-Стройинжиниринг» ҖЧҖ.
Заводта тикшерү уңай тәмамланган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Аннары аны файдалануга тапшырачаклар.