2023 елның 5 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольскта урнашкан «Административ-көнкүреш өлеше булган склад комплексы, 1 этап» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Бинаның гомуми мәйданы – 30044,90 кв. метр. Гомуми сәүдә мәйданы – 22825,40 кв. метр.
Административ-көнкүреш өлеше булган дүрт катлы объектны төзү 2022 елның маенда башланган. Эшләр барышында склад, котельный, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчык (ТБО), автостоянка, дизель-генератор җайланмасы (ДГУ) төзелгән.
Төзүче – «Казаньэкспресс Фулфилмент» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Альянс» идарәче компаниясе ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «МБМ Стаб» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Московское Строительное Управление» ҖЧҖ.