«Синергия» индустриаль-технологик паркында яңа корпуслар төзелешенең 1 этабына йомгаклау тикшерүе

2023 елның 5 мае, җомга

ТР ДТК инспекциясе Алабугада урнашкан «Синергия» индустриаль-технологик паркында «Синергия» индустриаль-технологик паркы МФК. № 5, № 6, № 7 корпуслар, төзелешнең 1 нче этабы» объектына карата урынга чыгып тикшерү үткәрә.

Искәртеп узабыз, югарыда күрсәтелгән «Синергия» ИТП корпуслары төзелешенең 2нче этабының йомгаклау тикшерүен көз көне уздыру планлаштырыла. Комплексның дүрт корпусы инде файдалануга тапшырылган. Аларда җитештерү мәйданчыклары урнашкан.

Объект җир асты өлеше белән күпфункцияле комплекстан гыйбарәт, ул 18 катлы пирамида формасындагы һәм 8 катлы турыпочмаклы формадагы бинадан тора, алар беренче кат дәрәҗәсендә үзара үтү юлы белән тоташтырылган.

5 нче, 6 нчы корпусларның төп билгеләнеше – 1122 кешегә исәпләнгән торак бина. Төзелешнең 2нче этабы кысаларында бинаның унынчы һәм унсигезенче катларында офис, хезмәт һәм техник биналар, ресторан, ял зонасы төзү планлаштырыла. Инженерлык коммуникацияләрен җәю өчен, подвалдан тыш, тугызынчы һәм унынчы катлар арасында техник кат бүлеп бирелгән.

7 нче корпус сигез катлы булачак, аның функцияләре – административ-көнкүреш. Административ биналардан тыш, бинаның җиденче катында инвентарь һәм тренерлык спорт залы урнашкан.

Комплексның гомуми мәйданы – 61207,60 кв. метр. Анда 900 торак бүлмә бар, аларның гомуми мәйданы – 26005 кв. метр. 

Хәзер объект әзерлек стадиясендә. Белгечләр башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең барышын проект документациясе һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килүен тикшерә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә үтемле шартлар тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше дә тикшерелә.

Төзүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ Генераль проектлаучы һәм генераль подрядчы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Әлеге күпфункцияле комплекс Россиянең иң нәтиҗәле «Алабуга» махсус икътисадый зонасының һәм максатчан куәте елына 10 мең кешегә кадәр квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча «Алабуга Политех» эре белем бирү үзәгенең кадрлар инфраструктурасын үстерү кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International