Казанның Идел буе районындагы яңа социаль ипотека йортына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 5 мае, җомга

2023 елның 5 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан шәһәре, Идел буе районы, М-14 микрорайонында торак булмаган биналары белән 3-2 поз. 255 фатирлы йорт» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Ул «Социаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Бина – өч подъездлы, 18 катлы, подвалы һәм техник каты бар. Йортның торак өлешендә 255 фатир бар.

Төзелешкә рөхсәт Казан шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән. Ул 2021 елның августында башланган.

Капиталь төзелеш объектын төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Техник заказчы – «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ.

Генераль подрядчы – «Ак Таш» төзелеш-монтаж компаниясе» ҖЧҖ.

Проект оешмасы –  «Ак Таш» студиясе» архитектура бюросы» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International