2023 елның 5 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Сөембикә урамы, 46 йорт адресы буенча урнашкан реконструкцияләнгән объект – «Парадиз» кунакханә комплексына (Paradise Hotel) проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды. Ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары реконструкция тәмамланган объектны урап узганда хокук бозуларны ачыкламады.
«Парадиз» кунакханәсен реконструкцияләү 2022 елның декабрендә башланган. Аның мәйданы – 1551,60 кв. м, җир асты өлеше белән катлар саны – 5.
Проект буенча 3 катлы бина 4 катлы итеп реконструкцияләнә. Биналарны үзгәртеп планлаштыру, япма, түбә төзү, түбә вентиляциясе җайланмасы, ишек блокларын алмаштыру, яңа тәрәзә уемнарын алмаштыру һәм урнаштыру гамәлгә ашырыла.
Шулай ук керү юллары яңача хәл ителә, баскыч ячейкалары ремонтлана, веранда янындагы баскыч демонтажлана һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү өчен күтәртү платформасы урнаштырыла, төп керү урынындагы әвеслек алмаштырыла, булган фасад буяла, чиста бизәкләү эшләре башкарыла.
Объектны төзүчеләр – Гатин Айрат Дамир улы, Резниченко Юлиан Владимирович. Проектлаучы – «Форум» архитектура-проект остаханәсе» ҖЧҖ. Подрядчы – «Кастэлл-НК» ҖЧҖ. Төзелеш контролен «А2 Строй» ҖЧҖ башкара.