ТР Буа районы Килдураз мәктәбендә «Цифр дәресе» узды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

2023 елның 3 маенда «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен «Цифр дәресе» узды.

Урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар, шулай ук уку йорты педагоглары өчен «Цифр дәресе»н ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Л.З.Фатыйхов үткәрде. Спикерны 42 кеше тыңлады.

Линар Фатыйхов «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре тормышыбызны ничек үзгәртә» дигән тема белән чыгыш ясады, ә аннары балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу дәрес тормышта квант технологияләрен куллануга багышланган иде.

Балалар квант технологияләренең нәрсә икәнен һәм алар ярдәмендә тормышның күп өлкәләре ничек куркынычсызрак һәм технологикрак була икәнен белделәр. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары аларга квант исәпләүләре, криптография, сенсорлар һәм симуляторлар, аларның тормышыбызны ничек яхшыртулары һәм Россиядә хәзерге вакытта киләчәк технологияләрен үстерү белән кемнең шөгыльләнүе турында сөйләде.

Чара «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында уздырылды. Әлеге проект укучыларга цифрлы икътисад, цифрлы технологияләр һәм программалаштыру нигезләре белән танышырга мөмкинлек бирә. «Цифр дәресе» белән бергә укучылар ясалма интеллект һәм машина өйрәнү принциплары, зур мәгълүматлар, интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында да беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International