Бу язгы көннәрдә өмәләр Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, үткәрелә. Чараның максаты – торак пунктларда һәм шәһәр яны территорияләрендә экологик хәлне яхшырту.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар инспекциянең төп офис тирәсендәге территорияне, шулай ук үз эш урыннарын тәртипкә китерделәр.
Яз-чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. Ә өмә – ул яхшы традиция, аның рухы теләсә кайсы коллективны берләштерә. Туган шәһәреңә, син яшәгән һәм эшләгән урыныңа катнашыңны аңлау бик күңелле.