Казанның Годовиков урамындагы 279 фатирлы торак йортка һәм паркингка актыккы тикшерү

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Казанның Авиатөзелеш районында Годовиков урамындагы күпкатлы торак комплексының 1 нче йорты ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүен уза.

26881,90 кв. метр мәйданлы торак йорт төзелеше 2020 елның гыйнварында башланган. 2022 ел ахырыннан биредә инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен монтажлау, эчке бизәкләү эшләре, янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча чаралар алып барыла.

Бина 10 катлы, 279 фатиры бар, аларның гомуми мәйданы – 16864,70 кв. метр.

Аның төзүчесе – «Рокса» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Экспертиза һәм геоэзләнүләр үзәге» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «ЗАРДОН-строй» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Костус» ҖЧҖ.

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Авиатөзелеш районында Годовиков урамында күп дәрәҗәле паркингны да тикшерә. Аның төзелеше 2022 елның июненнән алып барыла. Паркинг бинасы – 4 катлы, гомуми мәйданы 12438,70 кв. метр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта ике капиталь төзелеш объекты да югары дәрәҗәле әзерлектә тора. Йомгаклау тикшерүләре уңай нәтиҗә биргән очракта, аларга проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмәләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International