2023 елның 29 апрелендә Татарстанның Лаеш районы Тарлаш авылы янында «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Республика чарасын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Столбище кишәрлеге урманчылыгы оештырды.
Җиңү көне алдыннан акциягә Татарстанның төрле оешмалары вәкилләре – республикабызның экологиясенә һәм матурлыгына битараф булмаган кешеләр җыелды. Анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре, ә иң сөендергәне, аларның балалары да бик актив катнашты.
Гасырлар дәвамында бездә агач утырту – үз Ватаныбызга сакчыл караш, аңа карата соклану һәм мәхәббәт белдерү билгесе булып тора. Апрель аенда уңдырышлы урман җирләренә дистәләгән чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре утыртылды. «Яшәсен, урман!» – ди халык. Һәм ул яшәячәк тә. Яшел, куе булып, табигать нигъмәтләре белән тулып торачак.
Бу көнне акция шулай ук Татарстанның Биектау районындагы Шушар авылы янында һәм «Каменка» шифаханәсе бистәсе янында да узды. Барлык мәйданчыкларда утырту өчен 50 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентесе әзерләнгән иде.
2023 елның апрель ахырында – май башында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм торак пунктлар җирләренә 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар булып «Хәтер бакчасы» АКО, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды тора. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.
Фотода: Казан шәһәре буенча ТР ДТК инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль органының 2 нче бүлеге җитәкчесе А.Ш. Рәхимов, 2 нче бүлек консультанты Л.Р. Хәкимов.