Кадерле дуслар, хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!
Беренче май – чын мәгънәсендә халык бәйрәме, россиялеләрнең барлык буыннары тарафыннан бер үк дәрәҗәдә яратыла торган бәйрәм. Ул кешеләрнең бердәмлеккә һәм фидакарь хезмәткә омтылышын гәүдәләндерә. Мәхәббәт һәм хезмәт – кешенең төп кыйммәтләре. Алар булган җирдә уңыш, муллык һәм иминлек яши.
Бөек Россия буыннан-буынга ата-бабаларыбызның тырыш хезмәте белән барлыкка килгән. Безнең бурыч – аның икътисадый куәтен ныгыту, гражданнарының иминлеген арттыру.
Татарстанда туган якка мәхәббәт белән берләшкән, иң авыр бурычлар, иң җаваплы эшләр башкарылуын күп тапкыр исбатлаган искиткеч кешеләр яши һәм эшли.
Хөрмәтле республика халкы! Сезнең өметләрегез чынга ашсын, ә һәр гаиләдә уңыш һәм бәхет яшәсен. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык билгеләнгән максатларга ирешүегезне, Россия һәм газиз Татарстан иминлеге өчен башкарган эшегездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасының Дәүләт
төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.А. Кудряшов