ТР ДТК инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды.

Аттестация комиссиясе составында Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов, Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе урынбасары Г.В. Александров, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе И.А. Кәримова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре) катнашты.

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру ягыннан тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе М.Д. Сөләйманов, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова чакырылган иде.

Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза. Бу көнне аны ун кеше үтте. Алар – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль органнан, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль органнан, Көнбатыш, Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш территориаль органнардан дәүләт хезмәткәрләре.

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International