Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми биткә сылтама булган QR-кодны урнаштыру һәм дәүләт паблигын рәсмиләштерү эшләрен тәмамлады (https://vk.com/public196723033).
Биредә даими рәвештә Инспекция тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр, шулай ук проект документациясе таләпләренә туры килү турында бирелә торган бәяләмәләр, коррупциягә каршы тору буенча Инспекция тарафыннан кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат бастырыла, бу ведомство эшчәнлегенең ачыклык күрсәткече булып тора.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт паблигын үстерү эше «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында» 8-ФЗ номерлы федераль законны үтәү кысаларында башкарыла.