Коноваловка авылында ферма төзелешенең икенче этабына йомгаклау тикшерүе

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш ТБ инспекторлары Татарстан Республикасы, Минзәлә муниципаль районы, Коноваловка авыл җирлеге, «Татарстанның 50 еллыгы» АҖК адресы буенча урнашкан яңа терлекчелек комплексын тикшерүгә чыктылар.

Территориядә сөт блогы белән фураж көтүе өчен бер катлы терлекчелек комплексы 6000 баш савым сыерга исәпләнгән.

Төзелеш эшләре ике этапта 2021 елның июнендә башланган булган. Беренче этап 2022 елның ноябрендә тәмамланган. Хәзерге вакытта объект төзелешенең икенче этабы тикшерелә, аның кысаларында 1 нче саву-сөт блогы һәм җирләрне рекультивацияләү буенча эшләр тикшерелә.

Ябык цикллы сөт-товар комплексының гомуми мәйданы – 250060,80 кв. метр. Терәк һәм киртәләп торучы конструкция материаллары буларак, сэндвич панельләр белән капланган металл каркас кулланылган.

Объект составында берничә корпус һәм галерея бар. Ул саву-сөт блокларын, ветеринария зонасын, сөт кухнясын, административ-көнкүреш корпусын, гаражны, әвеслекле дезбарьерны, азык үзәген, печән һәм салам саклау урыннарын, канализация насос станцияләрен, тирес эшкәртү станцияләрен, крематорны, биологик калдыкларны вакытлыча саклау бинасын үз эченә ала.

Төзүче һәм техник заказчы – «Камский Бекон» ҖЧҖ. Генераль подрядчы –  «Нижнекамскгэсстрой» ҖК. Проектлаштыручы – «Көнчыгыш Европа инжиниринг компаниясе» ҖЧҖ.

Төзелешнең икенче этабына йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, ведомство терлекчелек объектына объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International