РФ Хөкүмәтенең 10.03.2023 ел, № 372 карары белән РФ Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, № 336 карарына үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, 2023 елның 17 мартыннан РФ Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, № 336 карарының 7(1) пункты нигезләмәләре үз көчен югалтты дип танылды.
Шуңа бәйле рәвештә түбәндәгеләргә игътибар итәбез.
Күрсәтмә алган контрольдә тотылучы зат, кагыйдә бозуны бетергән очракта, күрсәтмәдә күрсәтелгән срок тәмамланганчы, күрсәтмәнең үтәлеше турында документларны һәм (яки) мәгълүматны Инспекциягә тапшырырга хокуклы. Мондый документлар һәм (яки) мәгълүматлар нигезендә Инспекция күрсәтмәнең үтәлешен бәяли.
Әгәр тәкъдим ителгән документлар һәм (яки) мәгълүматлар нигезендә күрсәтмәнең үтәлеше турында нәтиҗә ясау мөмкин булмаса, Инспекция күрсәтмәнең үтәлешен контрольлек (күзәтчелек) чарасын үткәрү юлы белән бәяли.
Контрольдә тотылган зат тарафыннан документлар һәм (яки) мәгълүматлар күрсәтмәдә билгеләнгән срокта тапшырылмаса, № 336 карарның 3 пунктындагы «а» пунктчасындагы 11 абзац нигезендә (гамәлдәге редакциясендә) мондый срок узгач, күрсәтмәнең үтәлешенә тикшерү уздырыла.