Чаллыда «КамПИ» микрорайонында яңа йортта йомгаклау тикшерүе уза

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, XVIа торак районы,  «КамПИ» микрорайонында урнашкан Ж-19 блогындагы күп катлы яңа торак йортка күчмә тикшерү үткәрә.

Объект төзелеше 2021 елның декабрендә башланган. Бина – җир асты өлеше, җылыту һәм вентиляцияле фасады белән. Катлар саны – 19. Йортта 170 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 9512,60 кв. м. Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Төзүче – «Инвестор» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Профит» компанияләр төркеме ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Проектчы – «Стройпроектсервис» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International