Чаллы шәһәренең тимер юл-автобус вокзалы районында урнашкан күп ягулыклы автоягулык салу станциясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан йомгаклау тикшерүе узды.
Тикшерелергә тиешле эшләр төзелешне оештыру проекты нигезендә билгеләнгән. Автомобиль газ тутыру компрессор станциясенең (АГНКС) инженерлык челтәрләрен һәм технологик җиһазларын, электр автомобильләренең заряд станциясенең ягулык-тарату колонкаларын монтажлау, оператор бинасының тышкы һәм эчке бизәкләү эшләре, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы буенча чараларны үтәү, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеменең (МГН) мөмкинлеген тәэмин итү һәм башка эш төрләре тикшерелә.
АЗС реконструкцияләү 2022 елның декабрендә башланган булган. Төзүче булып «КамаТрансНефть» ҖЧҖ тора, генераль подрядчы – «РМ-Трейд ПЛЮС» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ПФ «Камстройинвест» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Камстройпроект» ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта объект тулысынча реконструкцияләнгән. Аның тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Инспекциянең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.