Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районында төзелә торган кварталның исеме билгеләнде

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа торак комплекс «Мәхәббәт» дип аталачак. Тавыш бирүдә 2649 кеше катнашкан. Берьюлы ике вариант фаворит булган – «Мәхәббәт» һәм «Океан». Нәтиҗәдә, 5 тавыш аермасы белән, беренче вариант җиңгән. Ул 918 тавыш җыйган.

Исегезгә төшерәбез, исем билгеләү өчен тавыш бирү ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының «ВКонтакте» рәсми бергәлегендә узды. Сайлап алу өчен 5 вариант тәкъдим ителгән иде: «Семейный», «Новая волна», «Океан», «Мәхәббәт» һәм «Ак барс». Барлык вариантлар да элек төркемнең социаль ипотека абонентлары тарафыннан тәкъдим ителгән.

Яңа кварталда төрле катлы 16 йорт, машинасыз ишегаллары, заманча уен комплекслары һәм ял итү зоналары булачак. Торак комплексының иҗтимагый киңлекләрен сайланган исемгә стилизацияләү күздә тотыла, дип хәбәр итә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International