Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирүгә старт бирелде.
Ел саен без республикада нинди җәмәгать киңлекләрен төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Һәм безнең һәр тавышыбыз йортыбыз янында яңа сквер яки эш урыны каршында төзекләндерелгән яр буе барлыкка килү-килмәвенә тәэсир итә.
2023 елның 31 маена кадәр https://gorodsreda.tatar.ru/?ysclid=lghua1dz8f957464905 порталында һәм «ТР Дәүләт хезмәтләре» сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә. Моннан тыш, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны да сайлап алырга мөмкин.
Тавыш бирүдә 14 яшькә җиткән һәр татарстанлы катнаша ала.