2023 елның 12 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Осиновское авыл җирлеге, Осиново авылы, Гагарин урамы адресы буенча урнашкан 9 катлы яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Өч секцияле кирпеч йорт төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы 9459,60 кв. метр. Анда 141 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8500 кв. метр.
Төзүче оешма – «Осиново» ТК» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Алев» ҖЧҖ. Техник заказчы һәм проектлаучы – «Төзелеш конструкцияләре заводы» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 6 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылы, Гагарин урамында урнашкан «10 катлы 7 подъездлы торак йорт» объектына да ярашлылык турында бәяләмә биргән иде.