2023 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча 9 меңнән артык Россия өлешчеләренең хокуклары торгызылган. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары, «Территорияләрне үстерү фонды» ППК Күзәтчелек советы рәисе Марат Хөснуллин хәбәр итте.
«2023 елның I кварталында федераль механизмнар ярдәмендә элек проблемалы булган 29 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Алардан 3,1 меңләп зыян күргән өлешче фатир алачак. Тагын 700 кеше Территорияләрне үстерү фондыннан 2,2 млрд сум күләмендә түләү алды. 5,5 меңгә якын өлешче Россия Федерациясе субъектлары көче белән хокукларында торгызылдылар», – дип сөйләде Марат Хөснуллин.
Исегезгә төшерәбез, өлешчеләргә ярдәм итүнең федераль механизмнарына проблемалы объект төзелешен тәмамлау һәм компенсацияләр түләү, төбәк, яки субъект механизмнарына – төзелешне тәмамлау өчен яңа инвестор җәлеп итү, компенсацияле торак бирү, түләүләр һ. б. керә.
«2019-2023 елларда федераль һәм төбәк фондлары көче белән 206 йорт файдалануга тапшырылды, бу 29,9 меңгә якын өлешченең хокукларын торгызырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте «Территорияләрне үстерү фонды» ППК генераль директоры Илшат Шаһиәхмәтов.
Моннан тыш, хәзерге вакытта 43,6 мең гражданин Территорияләрне үстерү фондыннан компенсация алган. Санап үтелгән компенсациянең гомуми суммасы 115,6 млрд сум тәшкил итә.
2019-2023 елларда Фонд һәм төбәкләрнең уртак тырышлыгы белән төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән 170 меңнән артык өлешченең хокуклары торгызылган, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Төзелеш комплексы порталы.