Казанның Идел буе районында «Cоциаль ипотека» дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа торак йортта (поз. 3-2) актыккы тикшерү уздырыла башлады.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан М-14 микрорайонындагы торак булмаган биналар белән объект тикшерелә.
Бина – өч подъездлы, 18 катлы, подвалы һәм техник каты бар. Йортның торак өлешендә 255 фатир бар.
Капиталь төзелешкә рөхсәт Казан шәһәренең ИК МБ тарафыннан бирелгән. Аның төзелеше 2021 елның августында башланган.
Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган, шул исәптән йорт яны территориясен төзекләндерү буенча да. Биредә балалар өчен мәйданчыклар, кече формалар, киртәләр урнаштырылган, саклагыч үсентеләр утыртылган, килә торган юллар һәм тротуарлар корылган, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (МГН) өчен үтемлелекне тәэмин итү чаралары башкарылган.
Капиталь төзелеш объектын төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Техник заказчы – «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ.
Генераль подрядчы – «Ак Таш» төзелеш-монтаж компаниясе» ҖЧҖ.
Проект оешмасы – «Ак Таш» студиясе» архитектура бюросы» ҖЧҖ.