2023 елның 11 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
- Җитештерү-склад биналары комплексын реконструкцияләү һәм терәп төзелә торган 3 һәм 1 катлы складлар төзү: 420108, Казан шәһәре, Меховщиклар урамы, 80 йорт. 1 төзелеш этабы.
Объект территориясендә «1MarKa» компаниясенең Казан филиалы урнашкан, ул сантехника һәм ванна бүлмәләре өчен җиһазлар җитештерә.
Төзүче – Марченко Эльвера Васимовна. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Стройтех» ҖЧҖ. Проектлаучы – «АСД проект» ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта реконструкторлаштырылган объект файдалануга тапшыруга әзер.