Осиновода 10 катлы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2023 елның 7 апреле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авыл җирлеге, Осиново авылы, Гагарин урамы адресы буенча урнашкан «10 катлы 7 подъездлы торак йорт» объектына 06.04.2023 ел, № 70/р проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шушы көннәрдә капиталь төзелеш объекты территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе узды, ул уңай тәмамланды. Йорт файдалануга тапшырылырга әзер.

Торак йорт төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы  – 19061,50 кв. метр. Анда 7 подъезд, 273 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 12480 кв. метр.

Бинаның структур схемасы – каркассыз, кирпечтән аркылыга төзелгән терәк стеналар. Фундаментлар – субайга нигезләнгән тасмалы. Түшәмәләр, бүлгеләр, баскычлар – тимер-бетоннан җыелган. Түбәсе, түшәме – эчке су төшергеч белән җиһазландырылган яссы.

Төзүче оешма – «Осиново» ТК» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Төзелеш конструкцияләре заводы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы –  «Евро-Каркас» махсус төзүче» ҖЧҖ. Проектлаучы – «РАФФ» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International