2023 елның 23 мартында 10.00 сәгатьтә «Оешмалар мөлкәтенә салым (оешмалар мөлкәтенә салым, җир салымы, транспорт салымы) салу өлешендә исәпләнгән салым суммалары, салымнар буенча аванс түләүләр турында белдерүләрне тутыру һәм тапшыру тәртибе» темасына вебинар узачак.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе салым түләүчеләрне Бердәм салым счеты институтын кертү мәсьәләләре буенча вебинарга чакыра.
Спикер: 2 нче санлы идарәнең камераль контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары Хисмәтуллина Әлмирә Ваяс кызы.
♦ Вебинар программасы:
1. 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап Бердәм салым счеты институтын кертү турында.
2. Оешмалар мөлкәтенә салым салу өлешендә исәпләнгән салым суммалары, салымнар буенча аванс түләүләре турында белдерүләрне тутыру һәм тапшыру тәртибе.
3. Алынган сорауларга җаваплар.
Вебинар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
► Вебинарга тоташу өчен сылтама:
https://w.sbis.ru/webinar/0fd7779f-edcb-4925-a6c3-08acb14769aa