ТР ДТКИ хезмәткәрләре «Контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болыт чишелеше» ДМС яңа модульнең эше белән таныштылар

2023 елның 21 марты, сишәмбе

2023 елның 21 мартында Казандагы ИТ-парк конференц-залында «Контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бертөр болыт чишелеше» дәүләт мәгълүмат системасында «Төзелеш күзәтчелеге» модулендә яңа функционал һәм «Контрольдә тотыла торган затның шәхси кабинеты» модуле функционалының эше  күрсәтелде.

Чара «TrueConf» видео-конференц-элемтә сервисында дистанцион форматта узды.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 400гә якын белгеч, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре катнашты.

Оештыручы булып Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International