2023 елның 21 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
- «КамПИ» микрорайонында ТР, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык пр-кты, XVIа торак районы адресы буенча күп катлы торак төзелеше. Күп катлы торак йорт В-19 блогы. Төзүче – «Инвестор» МТ» ҖЧҖ.
- Казан шәһәре Совет районы Академик Губкин урамында җир асты парковкасы белән 1.2 нче күп фатирлы торак йорт. Төзүче – «КомосСтрой Казан махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.