Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 35 процентка үтәлгән

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстанда 18 мартка торак төзелеше буенча еллык план 35% үтәлгән – 1 млн 92 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзүчеләр алда бара, еллык планның 42% үтәгәннәр. Гомуми мәйданы 599 мең кв. метр булган 81 күпфатирлы йорт әзер.

Социаль ипотека программасы буенча 44 мең кв. метрга 15 йорт төзелгән. Бу – еллык планлаштырылган күрсәткечләрнең 28%.

Шәхси торак төзелешенә килгәндә, статистик хисап еллык планның 30% үтәлешен күрсәтә – бу якынча 450 мең кв. метр. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда 1 млн 510 мең кв. метрны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау эшләренең торышы турында сөйләгәндә, төзелә торган объектларны тикшерү контроль-күзәтчелек органнары белгечләре һәм үзкөйләнешле оешмалар көче белән алып барыла.

2023 ел башыннан шундый оешмалар тарафыннан 404 тикшерү үткәрелгән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 183 тапкыр тикшерүгә чыккан. Дәүләт программалары объектларына заказчы – БИТИ – контроль-күзәтчелек чаралары белән төзелешләргә 165 тапкыр чыккан.

Агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган 139 хокук бозу очрагы хәзерге вакытка бетерелгән, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International