ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яшел Үзәндә яңа 18 катлы торак йортына йомгаклау тикшерүен уздыра, аңа Төзүчеләр проспекты, 10 йорт адресы бирелгән.
12874,60 кв. м мәйданлы яңа эре панельле йортта 161 фатир бар.
Торак төзелеше объектын төзүче – «Игра красок» махсуслаштырылган төзүче оешма ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Акварели Строй» ҖЧҖ.
Тикшерү уңай тәмамланган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Аннары йортны файдалануга тапшырачаклар.