2023 елның 16 мартында ТР ДТК Инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов рәислегендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Конкурс комиссиясе составына Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, Инспекциянең Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль органы җитәкчесе Д.А. Мильгунов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (Конкурс комиссиясе секретаре) керделәр.
Бәйсез экспертлар чакырылган иде – Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелештә җитештерү технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов.
Конкурс кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этапта ТР ДТК Инспекциясенең төп офисында алар комиссия сорауларына җавап бирделәр.
Конкурс комиссиясе тарафыннан ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш Һәм Көньяк-Көнчыгыш территориаль органнарында вакантлы вазыйфаларны биләүгә җиде кандидат каралды.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.