2023 елның 16 мартында Казанда XVII Россия венчур форумы узачак. Аны уздыру мәйданчыгы итеп «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге сайланган.
Россия венчур форумы – дискуссияләр һәм мөйләшүләр алып бару өчен иң зур халыкара платформа – Россиядән һәм чит илләрдән венчур тармагында катнашучыларның очрашу урыны. Ул венчур индустриясе, стартаплар өчен төп вакыйгаларның берсе һәм әйдәп баручы инвесторлар, бизнес-фәрештәләр, үсеш институтлары һәм технология эшкуарларын берләштерә.
Анда ел саен 3000 артык делегат, 20 артык илдән күп санлы чит ил кунаклары катнаша.
Чараның операторы – «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы.
► РВФ-2023дә катнашу өчен теркәлергә:
https://russianventureforum.ru/registration/member