2023 елның 15 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Мөслим районы, Мөслим авылы, Банк урамы, 55Б йорт адресы буенча урнашкан яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Капиталь төзелеш объектын төзи башлау 2021 елның августына туры килә. Йортта 18 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 948 кв. метр. Катлар саны – 3.
Төзүче, техник заказчы һәм генераль подрядчы булып «Мөслим МСО» АҖ катнаша.
Хәзерге вакытта йорт файдалануга тапшырылырга әзер.