ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонындагы Яшьлек проспектында 2/10 номерлы яңа торак йорт төзелешенең 1 нче этабын тикшерә.
Тышкы инженерлык челтәрләре белән йорт төзелеше 2020 елның апрелендә башланган. Бина белән җир асты өлеше субайлы фундаменттан тора. Аның мәйданы – 11208,20 кв. метр. Түбә тибы – яссы. Катлар саны – 11. Йортта 120 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8336,50 кв. метр. Балалар мәйданчыгы булган йорт яны территориясе төзекләндерелгән.
Төзүче – «Комфортное жильё» ТТК. Техник заказ бирүче – «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 19 сентябрендә республика ведомствосы төзүчегә Чаллыда 2/10 номерлы торак йорт төзелешенең 3 нче этабы өчен, ә 2022 елның 16 декабрендә 2 нче этабы өчен ярашлылык турында бәяләмә биргән иде.