Биектау авылында яңа торак йортта тикшерү бара

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Биектау районында яңа торак йортны тикшерә.

Объект ТР, Биектау районы, Биектау авылы, Сельхозтехника урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Йорт төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Бина кирпечтән, субай фундаментында төзелгән. Аның гомуми мәйданы – 6626,60 кв. метр. Өч секцияле торак йорт – 5 катлы, 125 фатиры бар, аларның гомуми мәйданы – 5145,20 кв. метр.

Төзүче һәм техник заказчы – «Тёплый дом» Махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Геологик тикшеренү үзәге» ҖЧҖ.

Подрядчы – «Монолит» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International