2023 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында «Халыкны сораштырып белү» сервисы аша һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектларын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү узачак.
Республиканың 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр гражданины теге яки бу иҗтимагый һәм ишегалды территориясе өчен үз тавышын бирә алачак. Иң күп тавыш җыйган проектлар киләсе елга төзекләндерү өчен исемлеккә керәчәк.
Тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән иҗтимагый киңлекләр исемлегенә республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә 250дән артык объект, шулай ук 2 меңнән артык йорт кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан башлап, гражданнарны җәлеп итү максатыннан, Россия Төзелеш министрлыгы ел саен төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча онлайн-форматта тавыш бирү үткәрә.