ТР ДТК инспекциясе хатын-кызларны 8 нче март белән котлады

2023 елның 7 марты, сишәмбе

2023 елның 7 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ир-атлар коллективы ведомствода эшләүче хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ир-атлар хатын-кызларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм даирәсендә җыелган барлык ир-атлар исеменнән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов чыгыш ясады. 

«Кадерле хатын-кызларыбыз, хезмәттәшләр! Якынлашып килүче 8 нче март белән иң җылы котлауларны кабул итегез! – диде ул. – Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм иминлек телим. Сез – безнең коллективыбызның җаны. Матурлар, акыллылар, җаваплылар! Һәрвакыт актив булыгыз, игътибар һәм кайгыртучанлык сезне уратып алсын, йөзегездән елмаю китмәсен! Һәркайсыгызга бәхет телим, өегездә мәхәббәт һәм тынычлык яшәсен!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International