Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу искиткеч бәйрәмдә сезнең барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын! Һәр көнегез бәхетле елмаю китерсен, ә бүләк ителгән ямьле чәчәкләр белән тормышыгызга шатлык һәм иминлек иңсен!
Күңелләрегездә һәрвакыт яз булсын, ә мәхәббәт һәм уңыш беркайчан да ташламасын!
Игелекле, зирәк һәм сабыр булганыгыз, көндәлек хезмәтегез, ир-атларга илһам чыганагы булып хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, яктылык, наз, йөрәк җылысы һәм гаилә җылысы телим!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге
инспекциясе җитәкчесе
В.А. Кудряшов