М.И. Иванов йорты реконструкцияләнде

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан реставрацияләнгән һәм реконструкцияләнгән мәдәни мирас объекты – «М.И. Иванов йорты, 1908 ел, арх. К.С. Олешкевич» буенча йомгаклау тикшерүе алып барыла.  Ул ТР, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 22 йорт адресы буенча урнашкан.

Мәдәни мирас объектының конструктив һәм ышанычлылык һәм куркынычсызлыкның башка үзенчәлекләренә кагылган саклау эшләре 2021 елның августында башланган.

Күпфатирлы йорт өчен реконструкцияләнгән бинаның гомуми мәйданы – 1475,20 кв. метр. Анда – 3 кат, гомуми мәйданы 1053,90 кв. метр булган 13 фатир бар.

2023 елның февраль башында объект территориясендә гомуми файдаланудагы урыннарда реставрация эшләре, бинаны инженер-техник тәэмин итү системаларын монтажлау эшләре алып барылган. Хәзерге вакытта ул югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Төзүче – «Специализированный Застройщик Арт Девелопмент» ҖЧҖ.

Объектның техник заказчысы – «СКДК» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Рекон+» Фәнни-җитештерү фирмасы» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Реставрация һәм реконструкция» ҖЧҖ.

Тикшерү уңай тәмамланган очракта, мәдәни мирас объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International